Айрат Хайруллин: « АПК үсеше –азык-төлекнең куркынычсыз булуы гына түгел, ә яңа эш урыннары да»
11 июльдә РФ Дәүләт Думасы Комитетында аграр мәсьәләләр буенча “Агропромышленность комплексының законлы рәвештә үсеше өчен приоритет юнәлешләр” темасына парламент тыңлаулары булды.
Тыңлауларда төп темалар: авыл хуҗалыгы өчен бүлеп бирелгән җирнең уңдырышлылыгын булдыру, заманча эффектлы күмәртәләп саату базарлары системасын үстерү, тармакны техник яктан коралландыру, үстерү, терлекләрнең нәселле токымнары үстерү, выл хуҗалыгы тармагын дәүләт тарафыннан яклау агрострахование үздыру, кече хуҗалыклар үсеше һәм фәнни кадрлар белән тәэмин ителешне үстерү булды.
Катнашучыларны «Союзмолоко» идарәсе рәисе Андрей Даниленко чыгышы кызыксындырды. Ул илдәге сөт җитештерүнең арту һәм монда аграр мәсьәләр буенча РФ Комитеты һәм РФ авыл хуҗалыгы Министрлыгының бердәм эшләвенең нәтиҗәсе икәнен әйтеп китте.
Шулай ук сөт базарындагы бәяләрнең уйнап торуын булдырмас өчен дәүләт катнашы кирәген , тәртип булдырырга кирәген әйтте. «С 2018 нче елның 1 январеннән терлекчелектәге чимал электрон форматта ветсертификация үтмәгән булса, законсыз әйләнештәге чимал итеп каралачак. Безнең илебездз нигездә барысы да законсыз әйләнештә. Әйдәгез башта системаны кертик, аннары эшләрбез. Башта без моны чималга кертик , аннары әзер продукциягә дә кулланырбыз»-дигән фикер кертте.
Тагын бүгенге көндә сөт җитештерү тармагына инвестицияләр һһәм дәүләт ярдәмен булдырырга кирәклегенә дә басым ясады.
«Союзмолоко», сөт эшкәртү заводларын иң югары дәрәҗәдә куркыныч тармакка кертүләре бик начар булуын күрсәтте. Аңлашылмый, ни өче сөт һәм ит эшкәртү заводлары экологиягә металлургия заводлары һәм атом электростанцияләре кебек үк зарар китерә дип исәплиләр. .
«Союзмолоко» рәисе конфедерация Кубогына футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек көннәрендә, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мондый куркыныч объектларны туктату куркынычы алдында калуын әйтте
Депутатлар белән берлектә тыңлуларда федераль министерлык һәм ведомство вәкилләре , Санау палатасы, РФ закон чыгаручы һәм үтәүче дәүләт органнары , Россельхозбанк, Росагролизинг вәкилләре, фәнни һәм белем бирүче оешмалар, АПК сферасындагы берлекләр һәм ассоциацияләр, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре һәм экспертлар катнашты.
Сөйләүчеләрне тыңлаганнан соң , катнашучылар авыл хуҗалыгы җитештерү күләмен арттырсын өчен аңа финанс ярдәме күрсәтергә кирәклеген ассызыкладылар.
Тыңлаулар буенча РФ җитәкчелегенә тәкъдим итәр өчен рекомендацияләр бирелде.
Айрат Хайруллин “ Авыл хуҗалыгын үстерү рәсәй авылларын саклап калу һәм балалар санын арттыру дигән сүз. 1990 нчы елга кадәр Россиядә ел саен 1 млн кеше арта барды. 90-еларда авыл яшьләре күпләп шәһәрләргә агылды һһәм илнең демографик үсешен сындырды. Яңадан да авылларны үстерүне дәвам итәргә кирәк. Авылны саклап калу чиста азык-төлек белән генә тәэмин ителеш түгел, ә илебездәге кеше санын да арттырачак.».
Электрон форматта беренче документлар пакетын Росреестр хезмәткәрләре белән кертегез