12 июльдә тантаналы шартларда "Факел" лагерында беренче смена ябылды Бу сменада 21 көн 75 бала ял итте. Һәркөнне төрле чаралар үткәрелде. Балалар спорт чаралары һәм төрле уеннарда катнаштылар, индейцларда булдылар. Аеручада тәрбиячеләр балаларда ватанпәрвәрлек хисләре һәм табигатькә сак караш тәрбияләргә тырыштылар. Тантаналы линейкада лагерь директоры Ирина Иванова чыгыш ясады ,балаларга алга таба да рәхәтләнеп ял итәргә теләде, актив балаларга бүләкләр тапшырды. Ата-аналар исеменнән җавап сүзе белән Скочкова Светлана чыгыш ясады., тәрбиячеләргә лагерь хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Соңыннан балалар тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга концерт күрсәттеләр. Бу чара бер яктан кызыклы, бер яктан моңсу да булды. 16 июльдә лагерьда икенче смена башланачак.