Петропавловка Бистәсендә 12 июльдә Петр һәм Павл көнендә Авыл көне узды . Килүчеләрне бәйрәм белән Петропавловка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Никитин Д.С., ТР Яңа Чишмә МР аппараты җитәкчесе Фәйзуллин И.Х. котлады. Бәйрәмдә Петропавловка Бистәсенең иң озак яшәүчесе Быстренина Анна Семеновнаны һәм 60 ел бергә яшәгән парлар т- Скучаев Александр Максимович һәм Екатерин Васильевнаны котладылар., аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. Авылдашлар өчен мул өстәл әзерләнгән иде. Петропавловка Бистәсе, Яңа Иванай МЙ хезмәткәрләре һәм Сургуттан кайткан кунаклар бәйрәм концерты күрсәтте. Бәйрәмнең иганәчеләре Л.К Уманская, КФХ «Савельев А.А.», ИП Заворохин С.А., ИП «Гильмутдинова А.Х». булдылар.