Күчемсез милекне дәүләт регистрациясенә документлар пакетын кертү электрон форматта башкарылуы бәхәссез. Кемнәр моннан файдалана, бу эшнең бик җайлы икәнен күптән аңлады. БЕРЕНЧЕДӘН ГАРИЗАНЫ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ВАКЫТТА БИРЕП БУЛА. Гаризаны атнаның җиде көнендә 24 сәг.кадәр бирергә мөмкин., икенчедән, бәйсе арзан, дәүләт пошлинасы 30% кимрәк, өченчедән регистрация вакыт кыска срокта эшләнә.
Татарстан Росреестры кулланучылар теләген канәгатьләндерү йөзеннән махсус акция игълан итте: электрон форматта беренче документлар пакетын Росреестр хезмәткәрләре белән кертегез.
Әгәр дә сезнең (квалифицированная электронно-цифровая подпись) ЭЦП, электрон регистрация үтү өчен документлар пакеты әзер һәм офистан чыкмыйча гына эшләргә телисез икән, rosreestr.tatarstan@mail.ru электрон почтасына гариза бирегез һәм сезгә Росреестр хезмәткәре киләчәк һәм эш тәртибен аңлатып бирәчәк..
Алдан ук дәүләт пошлинасы түләргә кирәк түгел, документларны тапшыргач махсус уникаль идентификацион номер (УИН) киләчәк,шул номер белән дәүләт пошлинасы түлисе була.