Яңа Чишмә муниципаль районының Чебоксар авыл җирлегендә “Авыл көне” үтте. Алып баручылар: Николаева Н.Н. һәм Носкова Ю.Н. чараны ачып җибәрделәр. Аннан котлау өчен сүз авыл җирле үзидарә Моляков С.Вга., Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Попкова Н.И.га бирелде. Чарада элекеге җитәкчеләрне котладылар, “Иң күп сөт тапшыручы”, “Күп МЭТ асраучы”, “Авыл тормышында актив катнашучылар” номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Авыл халкы өчен өстәлләр әзерләнде, район һәм Екатериновка АҖ, Архангельский АҖ, Ленино АҖ, Черемухово АҖ, Чистай, Түбән Кама,. Чебоксар шәһәрләреннән килгән артистлар концерт күрсәттеләр. Чарның иганәчеләре: ООО « Игенче», ИП «Удиряков И.А.», ИП «Тихонова Н.В.» булды.
Бәйрәм бик матур булды, барысы да рәхәтләнеп ял иттеләр.