Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакын раслап кул куйдылар.

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Министрлар  Кабинетында Татарстан Республикасында  минималь хезмәт хакын раслап кул куйдылар. 

Бу килешүгә Татарстан Республикасы   Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы    Координацион совет рәисе  Александр Лаврентьев кул куйды.

Килешүдә республиканың бюджеттан тыш икътисад секторы оешмаларындагы  минималь хезмәт хакы турында әййтелә, бу аена  8 848 сум.  

Татарстан Республикасы   Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда минималь хезмәт хакы “Минималь хезмәт хакы” Федераль законында расланганча, аена 7 800 сум.

Минималь хезмәт хакын күтәрү аз хезмәт хакы алып эшләүче кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту һәм яшәү минимумыннан аз акча алып эшләүче кешеләрне эшләреннән кыскартудан коткарачак. Бу мәгълүмат төрле мәгълүмат чараларында яктыртылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International