Бүген, 10 июльдә 2017 нче елның алты аенда терлекчелктәге, азык әзерләү һәм урып-җыюдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне район башлыгы В.М.Козлов алып барды. Киңәшмәдә тагын оешма һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмә ООО Сэт иле Новая Шешма филиалының Акъяр бүлекчәсенең силос-сенаж траншеясында узды, килүчеләр агрофирмадагы азык әзерләү процессы белән таныштылар.
Киңәшмә башланганчы Акъяр авыл мәдәният йортында Яңа Чишмә районы ҮХ баш врачы Р.С.Вафин чыгыш ясады, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм профессиональ авырулар турында сөйләде.
Киңәшмә барышында район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Л.Е.Богомолов үткән периодта терлекчелектәге хәлләр, кимчелекләр турында сөйләде. Һава торышы начар булу сәбәпле азык әзерләүне игътибарга алырга кирәклегенә басым ясады.
Районның дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе В.А.Прыткова авыл җирлекләрендәге хуҗалыклардагы терлек баш саны белән таныштырды.
Район ветеринария бүлеге җитәкчесе Е.С.Лазарев эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, азык әзерләү һәм терлекләрнең кышкы чорда яшәү урыннарын тәртипкә китерү турында сөйләде.
ПМО УСХ һәм П консультанты А.Н.Пузиков комбайн паркын төзекләндерү һәм кадрлар белән тәэмин ителешкә тукталды..
Киңәшмә ахырында район башлыгы В.М.Козлов барлык җитәкчеләргә дә сөт һәм ит җитештерү күләмен арттырырга кирәклегенә, азык әзерләүне ныклы алып барырырга кирәклегенә басым ясады.