Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне- күп гаиләләрнең көөтеп алган бәйрәме. Гаилә һәркемгә көч, ышаныч һәм гармония бирә..
2017 нче елның 7 июлендә Ленино авыл мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан алтын, изумруд, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләр катнашында чара узды.
Бәйрәмдә Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар советы рәисе Надежда Ивановна Попкова; район мәдәният йорты җитәкчесе Галина Александровна Носова; ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Рафгатовна Мирьякупова; Яңа Чишмә районы җирле “Бердәм Россия” бүлеге җитәкчесе Зөлфия Ахатовна Бикбова, авыл җирлеге башлыклары, авыл җирлеге хатын-кызлар советы рәисләре, юбилярларның якыннары һәм Ленино авылы халкы.
Бәйрәм әле 7 ел гына , изге православныйлар гаиләсе Петр һәм Феврония Муромовларның гаиләсенә багышланган чарага нигезләнеп уздырылса да, ул инде хәзер үз кысаларыннан чыгып, барлык милләтләрдә дә үткәрелә башлады. Православия тамырларына нигезләнеп , Ленино авылына шундый гаиләләр җыелды. Башта барлык килгән кунакларны да клуб фоесына утыртып чәй белән сыйладылар. Чарага район авылларыннан төрле стажлы гаиләләр чакырылган иде.
Дәрәҗәле алгы рәтләргә Акбуре авылыннан 50 ел бергә яшәүче Хөснетдиновлар, Ленино авылыннан Арбузовлар, 55 ел бергә яшәүче Чебоксар авылыннан Парамоновлар утырды. Бәйрәм бизәге булып 60 ел бергә яшәүче гаиләләр килде. Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр: Яңа Чишмәдән Вафиннар, Слобода Волчьядан Улитиннар, Чертуштан Гаризовлар, Утяшкинодан Тухбаевлар гаиләсе иде. Бәйрәмчә бизәлгән залга аларның балалары, оныклары, туганнары һәм авыл халкы җыелды. Алып баручылар җентекләп бу гаиләләрнең тормыш юлы турында сөйләде. Барлык гаиләләр дә гомер буе эшләп, балалар үстереп, кешеләргә ярдәм итеп яшәгән.
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале “Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”»н үткәрүче җәмәгать оештыру комитеты тарафыннан расланган һәм 25 ел бергә яшәүче , башкалар арасында ныклы гаилә корулары белән аерылып торучы, илебез өчен файдалы балалар тәрбияләп үстерүче парларга бирелә.
Халыкара гаилә кынендә мондый дәрәҗәле бүләк белән Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле авылыннан почетлы кешеләре Мидхәт Гарифович һәм Зәйтүнә Гафуровна Газымовалар бүләкләнде.
Гаиләләрне Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Ивановна Попкова котлады. Ул аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Районыбызда үрнәк булып яшәүләрен теләде. Барлык юбилярларга да район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, һәм чараның символы булган- ромашка чәчәкләре тапшырылды
Яңа Чишмә районы калкан булып яшәүче шундый гаиләләр белән горурлана ала. Ныклы гаилә- илебез киләчәге, шундый гаиләләр булганда илебез дә, районыбыз да нык һәм бай булыр.
ТР Яңа Чишмә муниципаль районы ЗАГС бүлеге.