2017 нче елның 6 июлендә “Гаил көне” алдыннан КЦСОН «Кайгырту» гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә муниципаль районы Черемухово авыл җирлегенә бардылар.

2017 елның 7 июле, җомга

2017 нче елның 6 июлендә “Гаил көне” алдыннан КЦСОН «Кайгырту» гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә  муниципаль районы Черемухово авыл җирлегенә бардылар.

   Черемухово авыл мәдәният йортында  «Бөтен байлыкның нигезе – гаилә» чарасы үтте. Бу чараның максаты: балаларда гаилә турында күзаллау булдыру, гаиләдә тынычлык, бер-береңне аңлап яшәүне, өлкәннәрне хөрмәтләп яшәргә кирәклеген аңлату иде.

КЦСОН «Кайгырту» бүлеге белгечләре аларга бәйрәм тарихы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр, спорт уеннары үткәрделәр. КЦСОН «Кайгырту» бүлеге психологы ата-аналар, балалар өчен тренинг үткәрде.

Чара ахырында килүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International