2017 нче елның 7 июленнән 16 июленә кадәр Казан шәһәренең спорт объектларында АООО «Россиякүләм пляж спорт төрләре ассоциациясе» эгидасы һәм Россия Федерациясенең спорт Министерлыгы III Россиякүләм пляж уеннары үткәрә.
Уеннар шәһәрнең ике ярыш объектының 11 мәйданчыгында үтәчәк. Объектларның берсе –Су спорты төрләре сарае, икенчесе- Кремль яр буе. Казанда узачак III Россиякүләм пляж уеннары13 спорт төре буенча узачак. Шулар арасында баскетбол 3*3, бодибилдинг, воркаут, мас-рестлинг, пляж бадминтоны, пляж волейболы, пляж гандболы, пляж регбие, пляж футболы, заманча пятиборье (триатл), тайский бокс, черлидинг һәм очучы диск.
