яшькә кадәрге балаларны ялгыз гына машинада калдыру тыела. Машинада утырган балаларга кагылышлы кагыйдәләрне үзгәртү турындагы күрсәтмәгә РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган.
Документта "7 яшькә кадәрге балаларны ялгыз гына машинада калдыру тыела,”- дип язылган . Бу күрсәтмә машинада балаларын калдырып, аларның өшүен, куркуын, эсседән хәлдән таюларын булдырмасын өчен эшләнә дип аңлаталар РФ ЭЭМда.
Мәсәлән, 3 июньдә Ульяновскида коткаручылар машинада калдырылган 2 яшьлек баланы алалар. Ә июнь ахырында Томск шәһәрендә узып баручылар машинада эсседән әлсерәгән сабыйны күреп алалар. Бу хәлгә битараф булмаган кешеләр машина тәрәзәсен ватып малайны коткаралар. Бераздан әтисе килә, ул җәзага тартылачак. Аңа карата 125 УК РФ буенча җинаять эше ачылган. Бу –аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән сүз. Балалрны йөртү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Җиде яшькә кадәрге балаларны креслода йөртергә тиешләр. Элек баланы махсус каеш белән генә дә эләктереп куярга ярый иде,ә хәзер ярамый.
7 яшьтән 11яшькә кадәрге балалар артта креслосыз, каеш эләктергән килеш йөртелә алачаклар. Алгы урындыкка утырсалар кресло булырга тиеш. Тагын бер кагыйдә, балаларны мотоциклның арткы утыргычында утыртып йөрергә ярамавын искәртә..