Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Яңа Чишмә  районы халкы !

Татарстан Республикасы территориясендә “Чиста яр” акциясе кысаларында түбәндәге номинацияләрдә конкурс үткәрелә:

 

1. «Иң әйбәт авыл җирлеге» (яр буенда үткәрелгән чистарту чараларының саны, җыештыру вакыты, катнашучылар саны, АҖ сайтында күрсәтелүе);

2. «Иң актив хезмәт коллективы» (су буйларын, сулыкларны чистартканда оешма хезмәткәрләре арасындагы активлык, үткәрелгән чаралар саны, ял итү урыннары ясау, һәм мәгълүмат чараларында чагылдыру);

3. «Иң яшь катнашучы» (иң яшь катнашучыны билгеләү, активлыгы һәм инициативалылыгы);

4. «Иң тәҗрибәле катнашучы» (иң өлкән катнашучыны билгеләү,аның  активлыгыь, инициативасы, башкаларны җәлеп итүе).

 

Арыгызны да  актив катнашырга чакырабыз.

 

Конкурс кысаларында үткәрелергә мөмкин булган чаралар:

- сулыкларны чистарту, яннарын төзекләндерү;

-чүп-чарны аерым җыю;

-  макулатура җыю;

-  флешмоблар;

- агачлар утырту;

- социаль челтәрләрдә һәм мәгълүмат чараларында чагылдыру;.

 

Конкурска гаризалар  Adm.Komissiya@tatar.ru адресына 2017 нче елның  10 августына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International