Сабантуйны оештыручылар быел бик тырышканнар, мәйдан матурлыгы белән башка еллардан күпкә аерылып тора.
Бәйрәм алдыннан мәйданда район халкы алдында мәктәп укучылары һәм районның мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдән бик матур чыгыш ясадылар. Казаннан килгән кунаклар да беркемне дә битараф калдырмады. Мәйдан тирәсендә дә бик күңелле иде: балалар өчен батут, уен мәйданчыклары эшләп тора, күренеп торган урынга тау куелган, алар анда рәхәтләнеп уйныйлар, балар мәйданчыгында «Жемчужина» бассейны һәм «Олимп» спорткомплексы хезмәткәрләре алар белән мәш килде. .
Чараның мәдәни һәм официаль өлеше бетүгә әкрен генә яңгыр ява башлады. Тик килүчеләрне бу куркытмады. Балалар рәхәтләнеп кашыкка күкәй куеп йөгерде, аларга өлкәннәр кушылып китте. Көянтә-чиләк белән ярыш кызды, 10-12 яшьлекләрнең чиләкләре чирәмнән өстерәлеп барды, тик алар бер тамчы суларын түкмичә килә алдылар. Катыктан акча алу ярышында 7-10 яшьлекләр ярышты, кайберләре бу өлкәдә көчләрен беренче тапкыр сынаучылар иде. Алар катык эченә батып, акчаны ала алдылар. Ваннадагы тере балыкларны олылар да, кечеләр дә тотты. Безнең районда популяр булган бу ярышны шәһәрдән кайтучылар исләре китеп күзәтте. Яңгыр туктагач авыш баганадан тәкә һәм колга башыннан әтәч алу конкурсы башланды. Күпләр көчләрен икесендә дә сынап карадылар тик авыш баганадан тәкәне Песцов Денис , ә колга башыннан әтәчне Засадихин Виталий алды. Виталийга беренче урын алуы өчен электр иттарткычы да бирделәр.
Армрестлинг, гир спорты һәм канат тартуда катншучылар да табылды. Гир күтәрүчеләр ярышының уртасында инде җиңүгә йөз тотучылар билгеле булды. Болар: Хөсәинова Рәмизә, Абдрафиков Рифат, Кузнецов Вячеслав, хатын-кызлар арасында - Валеева Алсу, ветераннар арасында – Валеев Ирек, кунаклар арасында – Шарифуллин Рамиль.
Бераздан мәйданда чүлмәк ватарга теләүчеләр тезелешеп басты. Нигездә күбесе балалар булса да, өлкәннәр дә табылды. Аннан соң капчык киеп узышу,капчык белән сугышу, кара-каршы утырып таяк тарту да бик кызык узды. Беркем дә бүләксез калмады. Уеннар барышында мәйдандагы халыкны Казан артистлары сәламләде, яңачишмәлеләрнең күңелләрен күтәрде.
Конкурслар, уеннар аттракционнар белән бергә мәйданда милли көрәш башланды. Батырлар яңгыр дип тормады, көрәшүләрен дәвам итте. Балалр биш авырлык үлчәмендә көрәште: 35 кг авырлык үлчәмендә 1 урынны Насыбуллин Ильназ алды; 45 кг авырлык үлчәмендә 1 урынны Паншина Дмитрий; 55 кг авырлык үлчәмендә җиңүче Салахов Рамзиль булды; 65 кг авырлык үлчәмендә Рөстәм Хөснуллинга тиңнәр булмады; 65 кг авырлык үлчәмендә Гильмутдинов Ильнур җиңүче булды. Балалар арасында абсолют батыр Гильмутдинов Ильнур булды , аңа тузан сурткыч бирделәр .
Кунаклар арасында батыр- Котов Олег; ветераннар арасында 5 тапкыр район Сабантуй батыры Илгизәр Гайнуллин булды.
Баш батырны билгеләү -Сабантуй бәйрәменең иң күркәм мизгеле. Башта 4 авырлык үлчәмендә батырларны билгеләделәр. Болар 65 кг кадәр авырлык үлчәмендә Хөснуллин Рөстәм; 75 кг кадәр авырлык үлчәмендә Садыков Ильфат; 85 кг кадәр авырлык үлчәмендә Ахметзянов Самат; 85 кг кадәр авырлык үлчәмендә җиңүче Сафиуллин Илдар булды.
Район Сабан туеның абсолют батыры булып Ахметзянов Самат калды, ул бик матур көрәш күрсәтте. Аның җилкәсенә көрәшнең төп бүләге- тәкә салдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фасахов җиңүчеләрне котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.