РФ Министрлар Кабинетының 09.06.2016 №386 һәм ТР Министрлар Кабинетының 10.06.2017 №1250-р раславы буенча V ел саен үткәрелүче «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләрнең иҗади ачык республика телевизион фестивале старт алды.
Быел Фестиваль 2017 нче елның июненнән ноябренә кадәр үтәчәк. Сайлап алу туры дүрт зонада: Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үтәчәк. Суперфинал һәм гала-концерт.Казан шәһәрендә узачак.
Фестивальдә команда беләндә, аерым оешма вәкилләре дә катнаша ала. Катнашучылар сәнәгать предприятиясеннән, Балалар бакчасы яки мәктәптә эшләүче, ЖКХ оешмасында, больницада, муниципалитетта, социаль сферада хезмәт күрсәтүче булып эшләргә мөмкин. Мәгьлүматны http://bzzm.ru/ фестиваль сайтыннан алырга мөмкин, http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.
Фестивальдә катнашу өчен 2017 нче елның 18 сентябренә кадәр электрон адреска гариза бирергә кирәк. (beznenzaman@mail.ru, почта адресы: 420111, . Казан шәһәре, К. Маркс урамы. 23/6, йорт РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык», тел.: 8(843)238-43-17, 238-00-63.