Бердәмроссиялеләр Яңа Чишмә районының дүрт авыл җирлегендә праймериз үткәрделәр
28 июньдә районның 4 авыл җирлегендә : Краснооктябрь, Чебоксар, Петропавловка һәм Шахмайда авыл җирлегенә алдан партия эчендә генә депутатлыкка кандидатлар сайлау оештырылды.
Тавыш бирү “Бердәм Россия” җирле партия бүлеге раслаган график нигезендә үткәрелде.
Һәр авыл җирлегендә эш тавыш бирү тәртибе белән танышудан башланды, аннан соң сайлаучыларга төп кандидат тәкъдим ителде. 83 Сайлаучы-“Бердәм Россия” партиясе члены белән карар кабул ителде
Кандидатлар биографияләре белән таныштырдылар, әгәр сайлансалар, киләчәктә нәрсә эшләргә теләүләре турында сөйләделәр.
Сайлаучылар кандидатларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аннан кабинага кереп тавыш бирделәр. Алдан тавыш бирү тәмамлангач , санау комиссиясе тавышларны санады. Шулай итеп бер мандатлы сайлау округы булган Краснооктябрь АҖдә– Валентина Ембахтова, Шахмай Аҗдә – Ильяс Гаризов, Петропавловка АҖдә – Дмитрий Никитин, Чебоксар Аҗдә– Николай Николаев сайланды.