Юбилярга 90 яшь .
2017 нче елның 29 июнендәАкбүре авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Минкәев Гарифулла Халиулла улына 90 яшь тула.
2014 елдан ул КЦСОН «Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү бүлеге ярдәмен ала. Шундый мөһим датада аны КЦСОН «Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директоры Иванова Наталья, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ибрагимова Наилә һәм социаль бүлек хезмәткәре Нурхаметова Гүзәл. Юбилярга чәчәк букеты һәм бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек, туганнарының кадер-хөрмәтен күреп яшәвен теләделәр.
1944 нче елның 1 декабрендә аны армия хезмәтенә чакыралар. Ул запас полкта элемтәче булып хезмәт итә. Болгария, Румыния, Венгрия җирләрендә була. Сугыштан соң күп еллер үз колхозында эшли. Гарифулла Минкаев “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Кунаклар килүгә ул бик шатланды, аларга рәхмәтен җиткерде һәм уңышлар теләде.