Яңа Чишмәдә “Сабантуй” бәйрәменә сөлге җыйдылар.

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Сөлге җыю- Сабантуй бәйрәме алдыннан үтә торган йолаларның берсе.

Матур гармун тавышын ишетеп кешеләр өйләреннән чыгалар һәм килгән сөлге җыючыларга кушылып бииләр. Сөлге бирү мәҗбүри. Хәзер инде күпчелек акча яисә кибеттән алган чүпрәк әйбересе бирә. Элек кызлар Сабанткйга дип алдан сөлге чиккәннәр. Ул сөлгеләрне Сабантуй батырына биргәннәр. Сабантуй бәйрәмеенң үзенчәлеге шунда: ярышта катнашкан һәр кеше бүләксез калмый. Сөлге җыю- Сабантуй бәйрәме турында хәбәр итү дигәнне дә аңлата.

27 июньдә Яңа Чишмә районында да мәдәният хезмәткәрләре сөлге җыеп йөрде. Матур гармун тавышына милли киемнәр киеп алар авыл буйлап йөрделәр, сөлгеләрен колгага бәйләделәр. Бу бүләкләр Сабантуй батырына биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International