Яңачишмәлеләр Троицаны бәйрәм итте

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

4 июньдә район православныйлары Изге Троица көнен бәйрәм итте. Яңа Чишмә храмында Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен хезмәт күрсәтте.  

 Троица бәйрәмендә тәкыя үрергә, өйләрне чәчәкләр белән бизәргә кирәк. Бу көнне Храм идәннәренә кыр печәне, каен ботаклары җәяләр, вазаларга чәчәкләр куялар, бу Изге Рухның кешеләрне яңарту символы буларак шулай эшләнә. Священниклар Троицада яшел кием кияләр. Яңа Чишмә храмы да бу көнне бик матур иде, анда бик күп кеше җыелды. Епископ Парменны ипи-тоз, чәчәкләр белән каршы алдылар. Ә яшь православ дине оешмасы бәйрәмгә багышлап күргәзмә ясаган иде. Епископ бәйрәмчә киенгәч божественный литургиясен башлады. Владыкага Яңа Чишмә храмы атакае Петр, Чистай храмы хоры ярдәм итте. Богослужение ике сәгатькә сузылды, Троицаның иң мөһим үзенчәлеге тезләнеп дога уку. Ул тәмамлангач  преосвященство килүчеләрне Изге Троица көне белән котлады һәм вәгаз укыды.  

Моның белән бәйрәм тәмамланмады әле. Алдан әзерләнгән гимназиягә кадәрге хач походы булмады, чөнки һава торышы начар иде. Кешеләр автобусларда элек чиркәү булган гимназиягә килделәр, эчкә кереп бәйрәм концерты карадылар, чәй эчтеләр. 

Гимназия ишегеннән актлар залына кадәр милли киемнәр кигән кызлар кулларына каен ботаклары тотып килүчеләрне каршыладылар, гармунга җырлар җырладылар. Сәхнәдә яңачишмәлеләрне Черемухово, Ленино, Новоиванаево, Екатериновка һәм Архангель АМЙ фольклор коллективлары һәм район МЙ хезмәткәрләре, «Селяночка» ветераннар ансамбле котлады . Матур киенгән артистлар Троица бәйрәмендә уйнаган уеннар, җырлар биюләрне башкардылар. Нигездә бөтен җырда да бәйрәмнең символы булган каенга багышланган күңелле җырлар җырланды.

Гимназия ашханәсендә килгән кунакларны чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Өстәлне районның социаль хезмәтлә вәкилләре әзерләгән иде. Дога укып, туйганчы чәй эчкәннән соң кунаклар өйләренә таралыштылар.

Бәйрәмне шулай үткәрүне оештырган җирле чиркәү вәкилләренә , район җитәкчеләренә рәхмәт белдерәсе килә.


“Яңа Чишмә хәбәрләре”газетасы  сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International