2 июньдә православие бәйрәме алдыннан район үзәк китапханәсе Дуслык йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Ак каен бәйрәмне” үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бәйрәм тарихы турында сөйләделәр , ә театральләштерелгән өлеше картлар йортында үтте. Милли киемнәр кигән кызлар кергәндә картлар эскәмиядә аларны көтеп утыралар иде. Кызлар каен ботаклары тотып ритуал күрсәттеләр, йола турында сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, картларны пирог белән сыйладылар.