«Троицаны бәйрәм итәбез »
Троица –православия динендәгеләрнең зур бәйрәмнәренең берсе. Ул Пасха бәйрәменнән соң икенче урында тора, Светлое Воскресенье бәйрәменнән соң илленче көндә үткәрелә. Библиядә бу көн турында болай диелгән, Святой Дух Ата һәм Ул белән бергә күктән 12 апостол янына җиргә төшкән һәм Ходайның берлеген әйтеп, дәлилләгән. Шул вакытта Ходай чиркәү салырга кушкан, бу көн чиркәүләр салына башлау көне дә. Бу көнне барысы да бәйрәм иткән. Шушы бәйрәм алдыннан картлар йортына Дуслык йорты хезмәткәрләре һәм район китапханәчеләре кунакка килделәр. Милли киемнәр кигән кызлар кергәндә картлар эскәмиядә аларны көтеп утыралар иде. Кызлар каен ботаклары тотып ритуал күрсәттеләр, йола турында сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, картларны пирог белән сыйладылар.