“Балаларны яклау көне»

2017 елның 2 июне, җомга

1 июньдә Яңа Чишмәдә Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырылды, анда 120 бала катнашты.

Чара БИМдәге тамашадан башланды. Мәктәп укучылары һәм укучылары кунакларга мәктәп тарихы, ни белән шөгыльләнүләре, кемнәр укытуы, нинди уен коралларында уйнарга өйрәтүләре турында сөйләделәр.  Район музее һәм Дуслык йорты хезмәткәрләре балалар өчен экскурсияләр, викториналар, уен һәм конкурслар оештырды. Алга таба мәдәният йортында балаларга бушлай мультфильм күрсәтелде.

Иң күңеллессе “Чиксез балачак” фестивале булды, тантаналы шартларда төрле конкурс, олимпиадаларда җиңүче балаларны котладылар. Алар өчен махсус БИМ укучылары чыгыш ясады. Район җитәкчелеге балаларны грамоталар белән бүләкләде. Район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Николаевна Семеняк республика һәм россиякүләм олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урыннанар  алган балаларны бүләкләде. ТР Дәүләт Советы депутаты Хөснетдинов Мөхаматвәли Гомәрович исеменнән, өстәмә белем бирү мәктәбенә йөрүче район спортсменнарын  АО «Ритэк» вәкиле Кузнецова Анастасия Сергеевна котлады. Россиякүләм конкурс җиңүчеләрен район мәгариф бүлеге башлыгы Александр Леонидович Еронтьев котлады,ә муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне БИҮ җитәкчесе Мартышова Светлана Вячеславовна котлады. Мәгариф бүлеге башлыгы Александр Леонидович югары нәтиҗәләр күрсәткән өстәмә белем бирү укытучыларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.   

Гомер-гомергә җир йөзендә үз уңышлары белән район данын күтәргән кешеләр яши. Шуларның берсе Татаре Утяшкиносында яшәүче Рауф Адгамович Юнусов. Ул “Яңа Чишмә районының яшь уйлап табучылары һәм рационализаторлары” конкурсын оештырды. Җиңүчеләрне аның исеменнән грамоталар һәи бүләкләр белән бүләкләделәр.  Рауф Адгамовичка шундый конкурс оештыруы өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә бергәләп эшләрбез дип ышанып калабыз..

Концерт программасыннан соң РМЙда “Чиксез балачак”  фестивале уңаеннан икенче катта конкурслар оештырылды. Беренче конкурс «Толым –кызның бизәге»  парикмахерлар ярышында районның һәр мәктәбеннән укучылар үз осталыкларын күрсәтте. Икенче конкурс сабын күбеге очыру булды. «Көн коктейле» тагы да уңышлы булды. Монда мохито, сөтле коктейль, җиләк-җимеш соклары тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә 1,2 урыннар бирелде һәм алар грамоталар белән бүләкләнде.  

Һава торышы әйбәт булмаса да бәйрәм бик күңелле узды. Барысы да бик канәгать калдылар. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Болар: Яңа Чишмә МР Башкарма комитеты, РОО бүлеге, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризмбүлеге,  социаль ярдәм бүлеге, район мәдәният бүлеге һәм БИҮ хезмәткәрләре.

Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International