Контроль-касса техникасы бәяләре турында мәгълүмат

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яңа буын  контроль-касса техникасының бәясе  17 500 сумнан 65 000 сумга кадәр:

- компьютерга көйләнмәгән контроль-касса техникасы (автономная ККТ) –  17 500 дән 19 000 сумга кадәр (Пионер, Атол-90Ф, Атол-30Ф Элвес-МФ, Меркурий-115Ф и т.д.);

- компьютерга көйләнгән контроль-касса техникасы  (фискальный регистратор) -  20 000 нән 36 000 сумга кадәр (Атол, Штрих, RR и т.д.);

- компьютер системасына көйләнгән контроль-касса техникасы -  29 000 нән 65 000 сумга кадәр (Эвотор).

Интернетка тоташтыручы  операторлар хезмәте тизлеккә карап бер айга  300 дән 1000 сумга кадәр (үткәргечле һәм үткәргечсез 2G, 3G, 4G), шул исәптән шәһәрдән читтә дә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International