Бүген картлар йортында яшәүчеләр Яңа чишмәдәге Дуслык йортына бардылар.

2017 елның 27 мае, шимбә

Бүген картлар йортында яшәүчеләр Яңа Чишмәдәге Дуслык йортына бардылар.  Район авыллары  китапханәчеләре алар өчен бик кызыклы “Аулак өй” тапшыруын әзерләгәннәр иде. Элек яшьләр кич утырырга- Аулак өйгә йөргәннәр. Алар анда кул  эшләре эшләгәннәр, җырлаганнар,  биегәннәр.

Китапханәчеләр аларга татар халкының милли йолалары турында сөйләделәр, костюмнарын күрсәттеләр. Аннан борынгы җырларны җырладылар, биюләр биеделәр. Ахырдан кунакларны милли ашлар белән сыйладылар. Өлкәннәр рәхәтләнеп ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International