25 майда «Жемчужина» бассейнында грант акчасына откан сенсорлы бүлмәне тантаналы ачу булды.
2016 нчы елның июлендә “ТР инвалидлар җәмгыяте” Яңа Чишмә районының җәмәгать оешмасы ТР министрлар Кабинетының “Озак яшәү: активлык һәм иҗат” номинациясендә “Җан һәм тән берлеге” грантын отты. Проект авторы – ЦКС директоры Надежда Зыкова.
Откан оборудованиедән бөтен район халкы файдалана алачак.
Ачу тантанасында район башлыгы урынбасары, "Мэрхэмэт-Милосердие" хатын-кызлар оешмасы башлыгы Попкова Н.И. чыгыш ясады. Шулай ук килүчеләр алдында КЦСОН "Кайгырту" психологы лекция укыды.