Хөрмәтле предпринимательләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Бу көнне без энергияле, инициативалы, үз эшләрен ача алган һәм район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне зурлыйбыз. Сез чынлап та, зур эш башкарасыз, авыл халкына ярдәм итәсез. Сезнең талантыгыз һәм тырышлыгыгыз соклану уята. Сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәк-яраклар белән тәэмин итәсез.
Сезнең тырыш хезмәтегез алдында баш иябез. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Барыгызның да максатлары тормышка ашсын. Сау-сәламәт булыгыз. Йортыгызда тынычлык, иминлек булсын.
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы