24 майда Казан Федераль Университетында “Киләчәк синең кулларда” дигән гомумиуниверситет вакансияләр ярминкәсе булды. Ярминкәдә Татарстан Росреестры вәкилләре дә катнашты.
Эшкә алучылар күп булса да, студентлар һәм чыгарылыш укучылары Татарстан Росреестры эшләре белән кыызыксындылар. Нәтиҗәдә, Росреестр бик күп резюме җыйды. Экспертлар эшкә урнашу, дәүләт хезмәтенә урнашуның бөтен нечкәлекләрен аңлаттылар.