Славян язуы һәм мәдәнияты бәйрәме кысаларында ял һәм мәдәният паркында “Әлифба белән саубуллашу” бәйрәме үткәрелде.

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Яңа Чишмә балар китапханәсе район мәдәният йорты белән берлектә Славян язуы һәм мәдәнияты бәйрәме кысаларында ял һәм мәдәният паркында “Әлифба белән саубуллашу” бәйрәме үткәрде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чара бик күңелле, истә калырлык булды.   Башта балалар әкият геройларының исемнәрен белделәр, “Бу-мин” уенында үзләренең игътибарлыкларын күрсәттеләр. Укучылар бик җентекләп изгеләр Кирилл һәми Мефодий турында хикәя тыңладылар, ни өчен бу бәйрәмнең нәкъ менә 24 майда үткәрелүен белделәр. 2016-2017 нче уку елында “Мәдәни көндәлек” конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Бәйрәм җырлар белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International