Билгеле булганча, җир мәйданнары хуҗалары еш кына закон бозалар: берәүләре чикне боза, берәүләре бирелгән җирне тиешенчә файдаланмый. Мондый хокук бозуларны булдырмас өчен Татарстан Росреестрында махсус подразделение – җир надзоры бар. Бу оешманың нинди эшчәнлек алып баруын белү өчен без Татарстан Республикасы Росреестры Идарәсенең дәүләт геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Ильнур Галеевка мөрәҗәгать иттек..
- Ильнур Наилович, Сезгә күбрәк нинди тәртип бозулар белән очрашырга туры килә?
- Иң киң таралган тәртип бозу- законсыз җиргә хуҗа булу. Мөһим түгел, гектарлы җир файдаланыламы, койма тиешле мәйданнан берничә метрга ераграк куелганмы. Бу эшләр икесе дә законсыз.
-Бу тәртип бозучыларга нәрсә яный?
- Хокук бозучыларга законсыз алган җир мәйданының кадастр бәясеннән чыгып штраф билгеләнә. Мәсәлән, хокук бозучы 10 сутый җирне үзләштергән, аның кадастр бәясе 500 мең сум, гражданиннан от 1 дән 1,5% штраф алына . Урындагы җаваплы кешеләр 20 мең сум штраф, юридик затлар 100мең сум күләмендә штраф түли.
Штраф түләү белән бергә, бу кешеләр тиешле вакытка хаталарын төзәтергә тиешләр. Вакыт узгач инспекторлар кабат тикшерәләр, әгәр дә таләп үтәлмәгән булса штрафны кабат түләргә тиеш булачак. Әгәр шулай да төзәлмәсә аны суд буенча җир кишәрлеген азат иттерәчәкләр.
- Әгәр гражданин аның җир мәйданын бозуны белсә, ул нишләргә тиеш?
- Безгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр планнан тыш тикшерү үткәрергә кирәк булса, без үткәрәбез. Син үзең дә закон бозмыйсыңмы икән, моның өчен җиреңнең чикләрен карап чыгарга кирәк. Әгәр шикләнсәң кадастр инженерына мөрәҗәгать дөрес була.
-Тагын нинди закон бозулар белән очрашканыгыз бар?
- Җир участогын тиешле максатта файдаланмау. Җир тиешле максатларда файдалану өчен бирелә: авылхуҗалыгында куллану, ИЖС, җитештерү объекты төзү өчен һ.б. Җирне тиешле максатта файдаланмаганда, бу җирнең кадастр бәясеннән чыгып штраф билгеләнә. Гражданнар өчен бу сумма 10 мең сум штраф, ИП өчен– 20 мең сум, юр. Затлар өчен – 100 мең сум.
- Ә участогыңның файдалану максатын үзгәртеп буламы?
-Билгеле, була. Моның өчен җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк
Тагын бер закон бозу категориясе – бу җирдән файдаланмау. Татарстан Росреестры инспекторлары җирдән файдаланмауны беләләр һәм шулай ук. Кадастр бәясеннән чыгып штраф билгелиләр.
-Җир мәйданнарын тикшерүдә нинди методлар кулланыла?
- Татарстан Росреестры җир надзорын гамәлгә керткәндә, заманча методлар куллана. Җир мәйданын тикшерү дистанцион формада җир хуҗасыннан башка үткәрелә. Бу эш космик спутниклардан, очу аппаратларыннан файдаланылып эшләнә.
Әгәр тикшерү вакытында төгәлсезлекоәр күренә икән, планнан тыш тикшерү үткәрелә. Бу вакытта җир хуҗасына алдан хәбәр ителә. Аның каршында барлык тикшерү эшләре үткәрелә. Әгәр җир хуҗасы тикшерүдән баш тартса, аны штраф яисә административ җаваплылыкка тартачаклар. Булган хаталар төзәтелмәсә, җир хуҗасы җиреннән колак та кага ала. Шуны әйтәсе килә, һәр җир хуҗасының хокуклары гына түгел, ә бурычлары да бар.
- Ильнур Наилович, 2016 нчы елда сезнең эшегезнең нәтиҗәсе нинди булды, күпме тикшерү уздырдыгыз һәм күпме штраф салдыгыз?
2016 елда дәүләт Идарәсе инспекторлары тарафыннан 10 мең тикшерү үткәрелгән, 7900 тәртип бозу билгеләнгән. 6000 тәртип бозучыга хаталарны төзәтү өчен вакыт бирелгән. 65 млн сумлык штраф билгеләнгән.
Барыбызга да билгеле, үткән елгы госземнадзорның бурычы яр буендагы закон бозуларны бетерү иде. 2017 елга инспекторлар алдында нинди бурычлар тора?
2017 елда госземнадзор алдына куелачак бурычлар Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Идарәнең соңгы коллегиясендә билгеләнде.
Бу авыл хуҗалыгында өч һәм аннан да күп еллар файдаланылмыйча яткан җирләрне торак биналар салуга файдалануга бирү һәм бу җирләрдән тиешенчә файдалану. Бу эшләрдә хокук бозган өчен җаваплылар штраф түләү белән генә калмаячаклар, ә җирне суд нигезендә тартып алачаклар..
Ильнур Наилович, госземнадзор белән муниципаль җир инспекторлары арасында бердәм эш каралганмы ?
Билгеле булганча, җирле үзидарә органнары муниципаль җирләрне контрольдә тоталар.
Муниципаль инспекторлар безнең адреска тикшерү актларын җибәрәләр, без административ беркетмә төзибез.
Район администрациясе муниципаль җирләрне законсыз файдалансалар , бу җирне тиешенчә файдалануларын сорап судка мөрәҗәгать итәләр.
Җир буенча сораулар килеп чыкканда кая мөрәҗәгать итәргә?
Язма гариза белән безнең Идарәгә дә килергә мөмкин (.Авангардная урамы, 74 йорт) Мәгълүмат Идарәнең шәхси сайтына урнаштырылган.
www.rosreestr.ru шушы интернет-сайтка язарга да мөмкин.
Пресс-служба