Ленино авылында "Пионер туган көн"

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

19 майда  Ленино авылында “Пионер туган көне” бәйрәме булды. Иртәдән КФҮ дә  музыка яңгырады,  9.30  Ленино мәктәбендә тантаналы җыелыш булды. Җыелышта  мәктәп директоры Юнусов Г.А.,  күп еллар пионер  хәрәкәтен җитәкләгән Яковлева Т.К. чыгыш ясады. Ул элек пионерларның ничек җыелыш үткәрүләрен, нинди җырлар җырлавын, төрле чаралар, учак янында җырлап утырулары турында сөйләде. Ленино КФҮ җитәкчесе С.Ю. Питеркина  октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар турында сөйләде, балаларга пионерга кабул итүнең бер эпизодын күрсәттеләр. Пионерга 3 сыйныф укучыларын кабул иттеләр, элеккеге пионерлар Яковлева Т.К., Питеркина С.Ю., Карасева Н.А., Лаврова Л.Г., Демидова Л.С., Зайцева О.М., Шишкина Г.С.  Аннан соң чара КФҮ тә дәвам итте. Монда укучылар спорт ярышларында катнаштылар.  Иң кызыгы кыр кухнясы әзерләү булды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә  учакта  төрле-төрле ризыклар әзерләделәр.  Иң ахырдан бергәләп соляека һәм шашлык ашадылар. Әзерләгән ашлары өчен балаларга урыннар билгеләнде, аннан бергәләп алар учак яктылар һәм "Как здорово, что здесь мы собрались" , "Взвейтесь кострами синие ночи" җырларын җырладылар. Бәйрәм искиткеч булды. Балаларга бик ошады, ә зур балачакларына кайткан кебек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International