Тубылгытау МЙ үзешчән сәнгатьтә катнашучы Миниазданов Азат “Туып килүче йолдыз-2017” Республикакүләм иҗади конкурс –фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

2017 нче елның 21 маенда Казанның Залесный мәдәни үзәгендә “Туып килүче йолдыз-2017” Республикакүләм иҗади конкурс –фестивале  узды.

Быел  фестиваль-конкурста катнашу өчен  Казанга Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Алексеевский, Питрәч, Яңа Чишмә, Спасс, Югары Ослан районнарыннан 300 катнашучы килде. Безнең  район данын конкурсның "Вокал - соло" номинациясендә, Тубылгытау МЙ үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүче   Миниазданов Азат ( Вафина А.Ю. җит) яклады. 40 катнашучы арасында Азат икенче дәрәҗә лауреат булды. Ул  статуэтка һәм  медаль белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International