Татарстан Росреестры кайнар линиядә еш кабатланган сорауларга җавап бирә.
Сорау: Мин мирас буенча калган торак йорт хуҗасы. Минем кулымда 1955 нче елда бирелгән җирдән вакытынннан алдан файдалану мөмкинлеген алу турында килешү. Мин йорт салынган җирне ничек үз артыма күчерә алам?
Җавап: Әйе, “Шәхси милекне дәүләт регистрациясе үткәрү” п.2 ст.49 №218-ФЗ Законы нигезендә сез җирне үз артыгызга рәсмиләштерергә хокук ала аласыз, моның өчен сез 1955 нче елда бирелгән җирдән вакытынннан алдан файдалану мөмкинлеген алу турында килешүне һәм дәүләт пошлинасы өчен 350 сум акча түләргә тиешсез. Әгәр дә Бердәм дәүләт реестрында регистрацияләнгән булса, хокукна билгеләүче документлар кирәкми. Әгәр дә торак йортка документлар БТИда регистрацияләнгән булса, документның төп нөсхәсен күрсәтергә кирәк.
Сорау: Хәзер бакчадагы йортларны элеккеге кебек декларация тутырып үзлектән регистрацияли алмыйлар икән дип ишеттем.
Җавап: Дөрестән дә , 01.01.2017 елда көченә кергән “Шәхси милекне дәүләт регистрациясе үткәрү” №218-ФЗ 13.07.2015 елдан законы нигезендә бакча, дача йортлары, мунча, хуҗалык төзелешләре , сарайлар кадастр учетына куйган вакытта бергә регистрацияләнәләр. Моның өчен, техник план төзү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул кадастр учетына һәм регистрация үтүгә хокук алу өчен кирәк.
Сорау: Минем 1996 нчы елда приватизация үтү Килешүе бар. Ул бүгенге көндә дә гамәлдәме, мин оныгыма бүләк итеп бирү өчен Килешү төзи аламмы?
Җавап: Килешү гамәлдә. Бүләк итеп бирү өчен Дәүләт регистрациясенә документларны бүләк итүче һәм бүләк алучы үзләре яисә ышанычлы кешеләре Казан шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәкләргә барып, приватизация Килешүен, бүләк итеп бирү турындагы килешүне һәм 2000 сум пошлина түләргә тиеш.
Сорау: үземнән башка минем милкемне беркем дә сатмавын телим.
Җавап: милек хуҗасы дәүләт регистрация бүлегенә аның катнашыннан башка, аның милкенә дәүләт регистрациясе үткәрмәүләрен сорап гариза яза ала. Моның өчен гражданин Татарстан Республикасында урнашкан теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә үзе шундый гариза бирергә тиеш. Пресс-служба