22.05.2017
Айрату Хайруллинга “Россия авылхуҗалыгы халык санын алуны оештырудагы хезмәтләре өчен” медален тапшырдылар.
Росстат биш депутатка Россиякүләм авылхуҗалыгы халык санын алуны оештыруда актив катнашканы өчен ведомство билгесе тапшырды.
Бүләкләү 18 майда Дәүләт Думасының аграр сораулар буенча оештырылган утырышында тапшырылды. Бүләкне дәүләт статистика Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Константин Лайкам тапшырды.
“Россия авылхуҗалыгы халык санын алуны оештырудагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнүчеләр: Дәүләт Думасы депутатлары, аграр мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Владимир Кашин; Комитет рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников; аграр мәсьәләләр буенча Комитет рәисе урынбасары Айрат Хайруллин; аграр мәсьәләләр буенча Комитет члены Светлана Максимова; бюджет һәм налоглар буенча Комитет члены Геннадий Кулик.
Киңәшмә алга таба үз режимында дәвам итте.