ТР Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе механизаторлар арасындагы язгы чәчү буенча дүртенче бишкөнлек ярышларына нәтиҗә ясады.

2017 елның 16 мае, сишәмбе

    Дүртенче бишкөнлек нәтиҗәләре күрсәткәнчә язгы чәчәү  лидеры ООО «Сэт иле» «Новая Шешма» филиалыннан Сәйфетдинов Вәсил. Ул биш көндә 218 га җир чәчкәнн .

         ПК «Агратор»лар арасында беренчелек ООО «Агрофирма «Кулон»нан   Насейкин Сергейда, ул  445 га мәйданда чәчкән.

      СЗП-3,6 сеялкасында лидер – Козлова М.И. КФХсыннан Сахабутдинов Назмутдин, ул биш көндә  315 га җир чәчәкән .

     Көзге культураларны тукландыруда механизаторлар арасында бу бишкөнлектә ООО «КФХ «Архангельское» Барсуков Алексей алдынгылар рәтендә, ул 117 га җир чәчкән. 

     Культивациядә алдынгы  механизатор Козлова М.И КФХсыннан Бакалов Евгений, ул 415 га җир культивацияләгән.

     Алдынгыларга кызыл флажклар һәм акчалата премия бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International