«Әти,әни,мин – спорт сөюче гаилә!»

2017 елның 16 мае, сишәмбе

2017 нче елның 15 мае Халыкара гаилә көнендә Яңа Чишмә муниципаль районы КЦСОН «Кайгырту » бүлеге социаль ярдәм хезмәткәрләре “Җиңү” паркында «Әти,әни,мин – спорт сөюче гаилә!» спорт ярышы үткәрделәр. Бу чараны үткәрүнең төп максаты: ата-аналар белән балаларның ялын оештыру, тату гаилә формалаштыру , спортка мәхәббәт тәрбияләү иде.

Ата-аналар да, балалар да спорт эстафетасында катнаштылар,  чын күңелдән шатландылар, рәхәтләнеп саф һавада ял иттеләр. Бу ярышта җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә булмады, Һәр гаиләгә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International