Халыкара гаилә көнен 1994 нче елның 15 маеннан бирле бәйрәм итәләр. Ул 1993 нче елның 20 сенябрендә ООН Генераль Ассамблеясы карары белән игълан ителгән. Бу көнне бәйрәм итүнең сәбәбе: киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаиләләргә юнәлтү.
Гаилә- җәмгыятьнең бер өлеше. Гаиләләр нык булганда гына илебез нык була. Гомер-гомергә гаиләләрнең тормыш шартларына карап дәүләтнең ныклыгын белгәннәр. Гаиләдә кеше туа, ул шәхес булып тәрбияләнә. Гаилә-мәхәббәт, ихтирам чыганагы. Кеше гаиләдән башка яши алмый.
15 май көнне район ЗАГС бүлегенә нык гаилә төзүче парларны чакырдылар. Болар тимер туйларын билгеләп үтүче парлар- Акбүре авылыннан Минкаев Гарифулла Халиуллович һәм Мингаян Исмагиловналар гаиләсе. Гарифулла Халиуллович һәм Мингаян Исмагиловналар быел 5 июндә бергә яшәүләренң 65 еллыкларын билгеләп үтәчәкләр. Бүгенге көндә бу гаилә үз таарихы белән горурлана ала. Гарифулла Халиуллович бүгенгә кадәр үзенең сугышчан яшьлеген искә төшереп сөйли. Нинди генә авырлыклар очраса да алар куркып калмаганнар, бөтен авырлыкны бергә кичергәннәр, мәхәббәтләрен саклап яшәгәннәр. Бу гаиләдә тынычлык, бер-береңне хөрмәтләү хисләре били. Барлык бәйрәмнәргә туганнары, балалары , оныклары түгәрәк өстәл артына җыела. Өйләрендә бала көлүе яңгырап тора.
Гарифулла Халиуллович һәм Мингаян Исмагиловнаның исемен юбилярлар китабына теркәделәр.
Бу көнне Андреевка авылыннан Сергеев Иван Борисович һәм Надежда Николаевна гаиләсе дә котлаулар кабул итте. Алар өч балалары өстенә ике баланы тәрбиягә алып үстергәннәр. Һәр көнне бу гаилә яңа ачышлар белән яши. Аларның балалары бердәм, һәрберсе үзен бу гаиләнеке дип саный.
Халыкара гаилә көнендә Чув Чебоксар авылыннан күпбалалы Ильдулов Сергей Васильевич һәм Людмила Ивановналар да котлаулар кабул итте. Алар өйләнешүләренең беренче көненнән үк үзләренең берсе өчен берсе яратылуын аңлыйлар..
Гаиләдә хезмәт тәрбиясе бирелә. Бу көнне Малышевлар һәм Шешолиннар гаиләсе ана капиталы сертификатлары алдылар.
Чарада Ильназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Чара ахырында бергәләп чәй эчтеләр, гаилә бәхете турында серләре белән уртаклаштылар. Кунакларга “Бердәм Россия” партиясенән бүләкләр тапшырылды.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре барысын да бәйрәм белән котлады, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар теләде.