Тубылгытау МЙ халык ансамбле "Ак калфак" «Иске Казан түгәрәк уены» Республика фестиваленең йомгаклау турында катнашты.

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

13 майда Биектау районы Шапшы авылында «Иске Казан түгәрәк уены» Республика фестиваленең йомгаклау туры узды. Чарада  52 фольклор коллективы һәм 21 Татарстан Республикасы районнарыннан солистлар катнашты. Барлыгы 400 кеше.

«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивалендә халкыбызның тере традициясен күреп, кагылып була иде. Бу чара инде сигез ел дәвам итә һәм халыкны милли  традицияләрне онытмаска чакыра
Бу фестивалдә Яңа Чишмә районыннан Тубылгытау мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак" халык ансамбле һәм мөнәҗәт әйтүче  Лотфуллина М.З.(җит. Вафина А.Ю.) катнашты. Алар "Сепарат аерту йоласы"н күрсәттеләр, жюри ансамблгә 3 урын бирде, Лотфуллина М.З. 2 дәрәҗә лауреат булды. Фестивалдә катнашучыларга дипломнар һәм фестиваль символикасы төшерелгән сувенирлар бирелде.  Иң күңеллесе шул: безнең районнан килүчеләрне  5 августта Казан Кремлендә үтүче Халыкара  "Түгэрэк уен" татар фольклоры  фестиваленә чакырдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International