Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры “Патриотик тәрбия һәм музейлар” фәнни-гамәли республика семинарында

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан музейлары берлеге көче белән 2017 нче елның 18 апрелендә “Патриотик тәрбия һәм музейлар” фәнни-гамәли республика  семинары эшләде.

          Семинарда Яңа Чишмә районыннан Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры    Лотфуллина Лидия  Зөфәровна катнашты.

            Семинарда 1941-1945 еллардагы БВС “ Иң әйбәт корреспондент пункты-2016” Виртуаль музей конкурсына  нәтиҗә ясалды. Кызганычка каршы, мондый пункт безнең районда бөтенләй юк.

Тагын семинарда  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International