Хөрмәтле Яңа Чишмә муниципаль районы халкы!
Сез үзегезнең бөтен сорауларыгызны, киңәшләрегезне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына яза аласыз.
Инде биш ел безнең республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килә. https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov
Бу системада 54 категория бар, мәсәлән, «Юл төзелеше», «Инвалидлар өчен мөмкинлекләр», «ЖКХ», «Браконьерлык», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Эш хакын вакытында түләмәү», «Экология» һ.б. Система һәрвакыт тикшерелеп тора һәм кирәкмәгән системалар алып ташлана бара. Бөтен халык карамый торган категорияләр дә бар, мәсәлән, «Экстремизм» яисә «Алкоголь продукциясен законсыз сату». «Экстремизм» категориясенә мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларын МВД карап, электрон почтагыз аркылы хәбәр итә.
Заявканы ике телдә: татар һәм рус телләрендә бирергә мөмкин. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый.
«Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталында регистрация бушлай.
Интернет белән эш итә белмәгән гражданнар телефон (843) 236-41-80, аша шалтырата алалар.