Созвездие-Йолдызлык

2017 елның 15 апреле, шимбә

Быел Ачык  республика телевизион яшьләр эстрада  фестивале «Созвездие-Йолдызлык» 17-тапкыр узды.. Суперфинал  Казанда  9 нан 13 апрельгә кадәр узды. Конкурста  5000 сәләтле бала катнашты. Жюри 1500 номерны карап бәяләде. Суперфиналда зона туры җиңүчеләре чыгыш ясады. .

Безнең район данын Казанның  «Уникс» залында “Шешминка” хореография ансамбленең кече һәм урта төркеме, “Чишмәкәй” вокаль ансамбле, вокал –соло номинациясендә Семенова Анастасия, Кадырова Айсылу һәм Мазманян Карина чыгыш ясады.

Ике көн рәттән барган сайлап алудан соң гала-концерт суперфиналы лауреатларына чакыру билетлары бирелде. Алар арасында безнең “Чишмәкәй”  вокаль ансамбле дә бар иде. Алар бик горурланып чыгыш ясадылар.

Семеновой Анастасия 22 апрельдә КРК «Пирамида» сәхнәсендә чыгыш ясады.  Жюри җиңүчеләрнең чыгышларын югары бәяләделәр һәм җитәкчеләре  Коновалова Любага  рәхмәт белдрделәр.Өченче урын алган вокаль ансамбльгә  «Созвездие» медале, кыйммәтле бүләк, акчалата премия һәм дипломбирелде..
Гала-концертка мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Фестиваль –искиткеч югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International