Физика укытучыларының семинар-практикумы

2017 елның 15 апреле, шимбә

Яңа Чишмә районының  МБОУ  «Чув.Чебоксарской ООШ» базасында район физика укытучыларының “Физика дәресләрендә заманча технологияләр куллану” темасына семинары узды. Физика укытучысы Ильин Валерий Егорович,7 сыйныфта “Гади механизмнар” темасына бик әйбәт әзерләнгән дәрес күрсәтте. Югары квалификацион  категорияле физика укытучысы  Кашапова Зәкия Хаметзакировна “Укучыларны физикадан ОГЭга әзерләү үзенчәлекләре” темасына   мастер класс күрсәтте.  Беренче квалификацион категорияле  Карасев Сергей Владимирович ЕГЭ мәсьәләләрен чишү темасына караган  мастер класс үткәрде.РОО методисты  Исхакова Гөлия Касымовна 18.03.2017 эшләгән ОГЭ һәм ЕГЭ эшләп караган эшләргә анализ ясады. Семинарда катнашучылар семинардан бик канәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International