Бүген , 14 апрельдә 2017 нче елның өч аенда терлекчелек һәм язгы чәчүгә әзерлекне тикшерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы В.М.Козлов алып барды. Киңәшмәдә оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Л.Е.Богомолов шушы период эчендә терлекчелек буенча эшчәнлек белән таныштырды, кимчелекләрне атап китте.
Район авыл хуҗалыгы ФЭО УСХ консультанты Э.Г.Шайдуллина шул чорда АХО экономик хәле турында сөйләде.
«Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе Р.М.Зиниятуллин язгы чәчүгә кирәкле орлык материалы турында сөйләде.
ПМО УСХ һәм П консультанты А.Н.Пузиков хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында, янгынга каршы чаралар турында сөйләде.
Район Госстатистика подразделениясе рәисе В.А.Прыткова 2017 нче елның 1 апреленә шәхси хуҗалыклардагы терлек саны турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында район башлыгы В.М.Козлов ит һәм сөт җитештерүне арттырырга кирәклеге, язгы чәчүне әйбәт башкаруны оештыруны җиренә җиткереп башкарырга кирәклегенә басым ясады.