17 мартта Чаллы Башы авыл мәдәният йортында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И.К. оештырган районкүләм “Мөнәҗәтләр кичәсе” үткәрелде.
Сәхнәгә бер-бер артлы ак яулык япкан апалра, кызлар мөнәҗәт әйтергә чыкты.
Алар барысы да бик матур, күңелгә ятышлы итеп мөнәҗәтләр әйттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: Чертуш авылыннан Хасанова Наилә (1урын ), Чаллы Башы авылыннан Шакирова Разыя (2 урын) , Тубылгытаудан Лотфуллина Минзифа (2 урын) , Зирекледән Сөләйманов Мансур һәм Гайша (3 урын) ,Акъярдан Хәйруллина Рузилә (3 урын) һ.б, жюри Акбуредән Мотыгуллина С., Нуриева М., Зирекледән Ильяс Хазратчыгышын да уңай яктан бәяләде.
Бу кичтә мөнәҗәтләр һәркемнең күңеленә үтеп керде, өлкәннәргә карата җылылык хисләре тәрбияләде. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеге нык аңлашылда.
Киләчәк буын да мөнәҗәтләрне белергә, өйрәнергә тиеш. Алар аркылы без безгә кадәр яшәгән әби-бабаларыбызның нәрсә уйлаганнарын белә алабыз.
Хатын-кызларыбыз чыгышын тыңлап без Мөнәҗәтләребезнең онытылмавын, гореф-гадәтләрнең саклануын тойдык.
“Мөнәҗәтләр кичәсе”ндә катнашучыларның барысына да грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең иганәчесе Чаллы Башы мәчете булды. Аларга бик зур рәхмәтебезне тапшырасыбыз килә