Кош гриппы турында

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Кош гриппы турында

 

Россия авыл хуҗалыгы Министрлыгы ветеринария Департаменты Мәскәү өлкәсендә кош гриппы буенча эшләрнең шәптән булмавы турында хәбәр итә.  Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад, Щёлково, Пушкино, Орехово-Зуево, Можайский муниципаль районнарында авыру очраклары күренгәли.

Бу чир кешеләргә түгел , ә кошлар өчен куркыныч. Шулай да кош итен төбәкләргә тарату туктатылган. Мәскәү өлкәсендәге фермадагы кошларны юк итәргә кирәк булачак. Бу авыру күчмә кошлардан килә дигән фараз бар. Кош гриппы, кошлар чумасы . Бу чирдән кошларның эчке органнары зарарлана һәм алар күпләп үләләр.

Вирус дымлы һавада үрчи, эссене бик яратмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International