Халык көнкүреше музеенда традицион солдат әниләре белән очрашу булды.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

2017 нче елның 10 мартында , 8 Март бәйрәме уңаенна Халык көнкүреше музеенда  традицион солдат әниләре белән очрашу булды.

Бүген  Зирекледә туган түбәндәге егетләр армия сафында: Мөбәрәкшин Илгиз, Гатин Айнур һәм Өргәнчедән – Кубышкин Иван.

Очрашуга 2010-2016 нчы елларда уллары армиядә булып кайткан әниләр чакырылган иде. Чараны Зирекле музее авыл китапханәсе белән берлектә әзерләгән иде.

Музей директоры Лидия Зөфәровна Лотфуллина  әниләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Егетләрне армиягә озату йоласы, хатлар белән таныштырды.  

Бүген солдатлар хат язып тормыйлар, ә кәрәзле телефон аша гына сөйләшәләр. Кызганыч.

Мидхат Гарифович соңгы елларда солдатлар укыган хатларны укыды. Улларының кая, ничек хезмәт итү турында Фәүзия Асадулловна, Кубышкина Валентина Николаевна,  Кашапова Зәкия Хаметзакировна сөйләде. Кадрия Низамиева җыр башкарды. Рифә Рахманның авыл аналарына багышланган шигырьләрен укыды. Әниләр рәхәтләнеп тыңладылар. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.

 М.Г. Газымов музей

директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International