Консультация!!! Инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсиясен билгеләү кагыйдәләре.

2017 елның 10 марты, җомга

Консультация!!! Инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсиясен билгеләү кагыйдәләре

1. Миңа инвалидлык бирелде, мин пенсия ала аламмы?
Әлбәттә!  400нче «Иминиятләштерү  пенсияләре турында» ФЗаконында гражданнарга пенсия түләү каралган. предусмотрена выплата пенсии в случае, если ин признан инвалидом. Инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсиясе I, II һәм III группа инвалидларга каралган.

2. Әгәр дә мин бер көн дә эшләмәгән булсам?
Бу вакытта инвалидлык өчен  социаль пенсия туләнәчәк. Бу пенсия I, II , III группа һәм тумыштан инвалид булучыларга түләнә. Ул кеше РФда яшәргә тиеш. 
3. Минем иминиятләштерү стажым бар. Тагын нишләргә.?
Барлык төр иминиятләштерү  пенсияләрен Россия Пенсия фонды түли, барлык кирәкле документларны әзерләп яшәү урыныңдагы пенсия фондына барырга кирәк.

4. ПФРга нинди документлар кирәк?
 Пенсия билгеләү турында гариза, паспорт, СНИЛС, иминиятләштерү стажы турында документ,  медико-социальной экспертиза кәгазе күчермәсе.

 5.  ПФР үзем мөрәҗәгать итә алмыйм, минем исемнән бу эшне туганнарым эшли аламы?

Әлбәттә! Моның өчен нотариуста ышанычнамә төзергә кирәк. Тагын гаризаны электрон вариантта да җибәрергә була.
 

6. Пенсия кайчан билгеләнә?
Гражданны  инвалид итеп билгеләгән көннән яисә билгеләнеп 12 ай үтмәгән булса.  

7. Бу пенсия гомерлеккәме әллә билгеле бер вакытка кадәрме?
Әгәр иминиятләштерү  стажы һәм  пенсия баллы җитәрлек булса, инвалидлык буенча иминиятләштерү  пенсиясе хатын-кызларга 55 яшькә кадәр, ирләргә 60 яшькә кадәр түләнә. Шул вакыт җиткәч автомат рәвештә түләнә .

 01.02.2017елга I , II группа инвалидларга иминиятләштерү пенсиясе  ай саен 4805 сум 11 тиен III группадагаларга 2402 сум 56 тиен түләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International