2017 нче елның 4 мартыннан 5 мартына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә “Россия талантлары” Халыкара ачык телевизион фестивале булды. Бу проект РФ Мәдәният Министрылыгы һәм Мәдәният Министры В.Р. Мединский күзәтүе астында үткәрелә.
Бу фестиваль күпмасштаблы, монда Татарстан, Россия, Армения, Белоруссия һәм Казахстан талантлары катнаша. Бу конкурста безнең районнан «Архангельская краса» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Алар “халыкчан вокал” номинациясендә I дәрәҗә Лауреат Дипломы белән һәм халык тавыш бирүендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнделәр. Коллективның сәнгать җитәкчесе Наталья Анатольевна Таротина “Россия Федерациясе мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүе һәм югары профессионализмы өчен” Почет грамотасы белән бүләкләнде.