Ярышларда 7 авылдан 29 мөхтәрәм хатын катнашты. Жюри Чистай шәһәре мәчете имамнарыннан төзелгән иде.
Конкурсны район мөхтәсибе Илгиз Ашрапов ачып җибәрде, аннан соң район мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе Рамилә Вәлиуллина катнашучыларны конкурс белән таныштырды.
Башта һәр катнашучы үзе турында сөйләде, аннары үзләре эшләгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Икенче этапта алар яттан сүрәләр сөйләделәр. Аннары А Максуди китабы буенча биш сорауга җавап бирделәр. Конкурс ике сәгатькә сузылды. Барлык конкурслардан соң «Гасыр абыстае» исеменә лаеклар билгеләнде: болар Сөлчәбаштан Рәйхана Зартдинова ,Яңа Чишмәдән Жәннәт Хәсәнова, Гөлүсә Камалетдинова , Шахмайдан Рузалия Галяутдинова, Рәйханә Исхакова , Зирекледән Рузалия Ногманова, Фәйрүзә Шакирова . Җиңүчеләргә грамоталар һәм мультиваркалар бирелде, калган катнашучылар да бүләксез калмады. Ахырдан бергәләп чәй эчтеләр. Оештыручыларга зур рәхмәт.
Рамилә Вәлиуллина, Ак Бүре авылы.