«Әфганстан – безнең хәтердә»

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Әфган сугышы… Бу сүзтезмә СССР да яшәгән халыкларга 1979 нчы елның 25 декабрендә ишетелгән. Бу сугыш 2238 көнгә сузылды.   Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 28 ел уңаеннан район үзәк китапханә хезмәткәрләре Яңа Чишмә гимназиясендә өлкән сыйныфлар өчен батырлык дәресе үткәрделәр.        Алар балаларга Әфган җире, андагы сугыш, егетләр күрсәткән батырлыклар турында сөйләделәр. Әфган сугышы турында шигырьләр укыдылар. Балаларны “Әфган сугышы кайтавазы” күргәзмәсе белән таныштырдылар, “Әфган сугышы” дигән       электрон презентация күрсәттеләр.

   Балалар бик яратып тыңладылар, сорауларга тиз җавап бирделәр.

Чарада Яңа Чишмә МР әфганчылары оешмасы җитәкчесе  Калмыков Виктор Николаевич катнашты..

    Аның чыгышын укучылар тын да алмыйча тыңладылар.  Виктор Николаевич аларга дуслык көче, бер-береңә ярдәм итү турында, яуда ятып калган иптәшләре турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  .

   Тере хәтер… Әфган сугышы турында без беләбез, киләчәктә дә онытмабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International