Район мәдәният йорты сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада фестивале лауреатлары чыгыш ясады.

2017 елның 11 феврале, шимбә

Катнашучыларны тамашачылар көчле алкышлар белән кааршы алдылар.

– Без Татарстан Республикасы Рөстәм Миннеханов кушуын үтәп, республикабыз район һәм шәһәр сәхнәләрендә чыгыш ясыйбыз. Инде менә 14 ел рәттән Яңа Чишмәнең яшьталантлары да фестивалдә чыгыш ясап, уңышларга ирешә,- дип башлады сүзен алып баручы. 

Шушы сүзләрне дәлилләп, сәхнәгә иң беренчеләрдән булып “Чишмәкәй” вокаль төркеме һәм “Шешминка” биючеләре чыкты.

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр җәмәгать оешмасы төркемен район халкы бик зурлап, туганнарын каршылаган кебек каршы алды, чөнки бик күп балаларыбыз шушы ярышларда катнашып инде зур кешеләр булдылар. Фестивальгә килүчеләр арасында яшь тенор Рузиль Гатин, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Гран-при иясе , эстрада артистларының Брунова исемендәге лауреаты, Җиһанов исемендәге КДК тәмамлаган фестиваль-конкурсның Гран-при иясе, .Москәүнең РУТИ (ГИТИС) тәмамлаган солистлар  Роман Широких, Марина Михайлова, Ильгиз Зайнеев, Алексей Родионов, Зиля Гибатова, Алсу Мадишина һәм башкалар чыгыш ясады. Алар барысы да фестиваалнең лауреатлары, җиңүчеләре, бүген дә алар зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.

Безнең яшь тамашачылар аларның чыгышларын кызыгып карап тордылар, озак итеп алкышладылар. Рйон башлыгы В.М.Козлов ТР регион  «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр җәмәгать оешмасы төркеменең  продюсеры Туманов Д.А.га “Рәхмәт хаты” тапшырды, аларга зур уңышлар теләде.

–Без үзебездә шундый талантлы яшьләрне күрүебезгә бик шатбыз, без фестивальне оештыручыларга бик рәхмәтле, чөнки алар бик күп яшь “йолдызларны” кабызалар-, дип тәмамлады сүзен Вячеслав Михайлович.

Барлык чаңгыда йөрергә яратучылар ВФСК ГТО кышкы фестивле кысаларынд “Татарстанның чаңгы юллары-2017” ярышында катнаштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International