Шахмай урта мәктәбендә 8,9,10,11 сыйныфлар өчен “Татарстан 2030 елда: республика үсешенә керткән өлешем” темасына парламент дәресе үтте.
Парламент дәресе ТР гимны белән башланып китте. Аннан соң соңгы елларда Татарстанда булган үзгәрешләргә багышланган видеоролик күрсәтелде. Дәресне Хабибуллина Әлфинә алып барды..
Дәрес ахырында район советы депутаты Сөләйманов Г. Һәм Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Бикбова З.А чыгыш ясады.
Депутатлар укучыларны киләчәктә районыбызга кирәкле һөнәр сайларга, укып бетергәч, үз районыбызга эшкә кайтырга чакырдылар.
Чара бик файдалы һәм эчтәлекле булды. Мондый чаралар үткәрү бик кирәк, чөнки мондый чаралар үткәргәннән соң аларның дәүләт идарәсе, хокукларын белүләре арта.